Бу көнне яшьләр үзәк парктагы мәйданчыкта балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге педагогы Артур Хәбиров җитәкчелегендә туп типсә, Полевая урамында урнашкан мәйданчыкта бер төркем яшьләребез Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Рәфил Хәкимов кул астында баскетбол уйнады.
Ярышта Теләче командасы беренче урын яулады. Казаклар авылы яшьләре икенче, Теләче-1 командасы өченче урынга лаек булды.
Азактан катнашучыларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
Әлегедәй спорт бәйрәмнәре республика программасы нигезендә төзелгән башка спорт мәйданчыкларында да узды.