Киңәшмә эшендә Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы, Башкарма комитет җитәкчесе Нуруллин Рөстәм Расих улы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының эшләр идарәчесе Әсәдуллин Марсель Хатип улы катнаштылар. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, педагогик коллективларга 2016/2017 уку елына төп эш юнәлешләре билгеләнде.
Киңәшмә кысаларында 2015/2016 уку елында яхшы күрсәткечләргә ирешкән педагогик хезмәткәрләр һәм мәгариф учреждениеләре бүләкләнде.