Әлеге конкурсның максаты: чишмәләрне кайгырту, табигатьне саклау, экологик тәрбия бирү, туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү. Балалар үз рәсемнәрендә чагылдырган авылыбыз чишмәләре һәрвакыт челтерәсеннәр, көмеш чыңлаулары тынмасын дигән теләк белән таралыштылар.