27 август көнне Алан мәдәният йортында педагогик хезмәткәрләрнең пленар утырышы булып узды. Утырышта 2015/2016 нчы уку елына анализ ясалды, уңышларга ирешкән укытучыларны һәм белем бирү учрежденияләрен бүләкләү тантанасы булды. Яңа уку елына әзерлек буенча Баландыш төп мәктәбе 2нче урынны яулады. Башлангыч сыйныф укытучысы Сафина А.Э. ТР Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Музафарова Р.Н. мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз аларны!