13 август көнне Лесной авылы клубында кул эшләре берләшмәсенә йөрүчеләр Киров өлкәсе Лубянск урман хуҗалыгы техникумының 95 еллык юбилеенда катнашып кайттылар.
12 август көнне Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында Алан авылы үзешчәннәре “Моң бишегем –Теләчем!”исеме астында театральләштерелгән концерт белән чыгыш ясадылар.
Хәзерге көндә Караширмә авылында республика программасы нигезендә төзелгән авыл клубы бинасында төзелеш эшләре дәвам итә.
Максабаш авылы китапханәсендә яшелчәләрдән, җиләк –җимешләрдән торган «Көзге муллык» исемле күргәзмә төзелде.
18 август көнне Казаклар авылы китапханәсендә «Алтын көзнең сый – хөрмәте” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу чарада балалар бик теләп “Уңыш җый”,”Яфракны танып бел”, “Яшелчәне беләсеңме?” конкурсларында ярышты. Узләре әзерләп килгән “Табигать шаяруы” төрле формада үскән яшелчә, җиләк – җимешләрдән ясалган композицияләрен якладылар.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия 18 август көнне, юлда сак һәм уяу йөрергә кирәклеген аңлату максатыннан, балалар өчен “Җәйнең бер көнендә” дигән исем астында велосипедта экскурсия оештырды. Ял итәргә туктаган арада үзләре укыган китаплар турында фикер алыштылар.
Каһарманлык, туган иленә, ватанына, милләтенә бирелгәнлек татар халкында буыннан - буынга, гасырдан гасырга күчеп, сакланып килә. Татар кешесе яшәү белән үлем арасында калганда да, икеләнеп, югалып калмый, үз җанын фида кылу бәрабәренә кешелекне таң калдырырлык хәлиткеч адымнар ясый, йөрәкләрне тетрәндерерлек батырлыклар эшли. Фашист тылында милләттәшләрен бер йодрыкка туплап, немецларга каршы яшерен оешма төзегән, моның өчен үлемгә хөкем ителеп, гильотинадан үткәнче ялкынлы шигырьләр язган Муса Җәлилне телгә алу да җитә.
17 август көнне Әбде авыл китапханәсендә китап укучыларга «В сих книгах - жизнь народа без прикрас” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Биредә “көмеш гасыр” шагыйрьләренең әсәрләренә күзәтү үткәрелде.
Ярышка килгән балалар һәрберсе велосипедларын үзләренә ошаганча бизәгәннәр: кемдер йомшак уенчык утырткан, ә кайберләре яраткан китапларын урнаштырганнар. Ярыш башланганчы китапханәче балаларга юл кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде. Һәрбер катнашучы үз велосипедын тәкъдим итте һәм ярышта актив катнашты.
Бу күргәзмәдә китап укучыларыбыз үстергән яшелчә, җиләк җимешләр урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу күргәзмә белән таныша ала.