16 август көнне Айдар авылы китапханәсендә "Икмәк- илнең ышанычы, кешеләрнең күкрәк көче" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәнең максаты: китап укучыларда туган якка мәхәббәт, ил байлыгы булган икмәккә сакчыл караш, күкрәк көче түгеп икмәк үстерүче игенчегә хөрмәт тәрбияләү.
Күкчә авылы китапханәсендә фронтавик шагыйръ Әдип Маликовның иҗатына багышланган “Бер горурлык хисе яна бездә“ дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә язучының әсәрләре урын алды.
16 август көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә китап укучы балалар белән "Җәйнең бер көне " дип аталган китап уку кичәсе үткәрелде. Балалар кичәдә яңа кайткан китаплар белән танышып, үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.
16 нчы август көнне Баландыш авыл китапханәсендә татар шагыйре Әдип Маликовның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Яшьлек утравының олпат әдибе» дигән китап күргәзмәсе куелды. Яшь китап сөючеләребез бу күргәзмәдәге китаплар белән атна дәвамында таныша алалар.
“Минем яраткан героем” дигән китап күргәзмәсе эскәмиягә урнаштырылды. Китап күргәзмәсендә төрле яшьтәге балалар өчен язылган матур, рәсемле, мавыктыргыч китаплар урын алды. Балаларны бу гадәти булмаган эскәмия үзенә тартты. Алар иллюстрацияләрдә үзләренең яраткан геройларын күреп китапларны өйләренә укырга алдылар.
13 август көнне табигатьнең гүзәллеген саклап калу максатыннан, Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Рузалия үзенең китап укучылары белән, һәйкәл янын җыештыру өмәсе үткәрде.
Әлеге акциянең төп бурычы - балаларда китапка кызыксыну уяту һәм китап укыту. Шулай ук яңа китап укучыларны китапханәгә тартып, аларның системалы китап укуларына ирештерү, китапханә хезмәтен рекламалау.
Ямбулат авылы китапханәсендә язучы Ибраһим Салаховның тууына 105 ел (1911 - 1998) тулу уңаеннан "Тайгак кичүләрне кичкән ир" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Шакурова Г. китап күргәзмәсе оештырып, язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
13 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту, тәмәке тартуның, аракы, наркотиклар куллануның, кешенең эчке дөньясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлату уңаеннан “Аек булыйк, заманага лаек булыйк” исемле түгәрәк өстәл артында әңгәмә – сөйләшү үткәрелде.
Шул уңайдан 14 нче август көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Җәйдән бүләк" дигән күргәзмә оештырылды. Биредә көзге муллыктан төрле композицияләр, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ничек сакларга һәм эшкәртергә кирәклеген өйрәткән китаплар куелды.