Татар халкы гомер - гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән. Чөнки икмәк – ил тоткасы, икмәктән башка тормыш юк. Ипине зурлап, халкыбыз “ Икмәксез алтын тавы башында да ачка үлүең бар”, -дигән. Димәк, кеше ипине алтын - көмеш, кыйммәтле ташлардан да өстен куйган. 11 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Икмәк – игенченең җан җылысы” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмә «урак - 2016» ны яктырткан газета – журналлардан төзелде.
Баландыш авыл китапханәсендә 11 нче август көнне җәйге укуга йомгак ясап "Җәйге әдәби ярыш" дигән чара уздырылды. Яшь китап сөючеләр каникул чорында китапханәнең даими кунаклары булдылар,алар яңа китаплар белән танышып,әдәби чараларда актив катнаштылар.Һәрбер яшь китап укучы алдынгы булырга омтылды.Менә нәтиҗә ясар вакыт та җитте. Барлык җиңүчеләр дә грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Иң алдынгы булып 3нче сыйныф укучысы Камилә Ситдикова танылды.
Әңгәмә барышында без китап укучылар белән “Ул нәрсәне белми?” хикәясен һәм Владимир Маяковскийның “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” шигырен укып, аның эчтәлегенә бергәләп анализ ясадык, шушы темага багышланган мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Балалар үзләрендә булган уңай гадәтләрне барлап чыктылар. “Тәмле сүз” китабы буенча әдәпле булу серләре турында фикер алыштылар.
Иминиятләшерүченең өстәмә хезмәтләреннән баш тартып була.
2016 елның 18 август көнендә район мәдәният йортында беренче сыйныфка баручы 132 бала өчен зур тантана уздырылды. “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясы кысаларына таянып, әлеге балаларга мәктәп өчен кирәк-яраклар белән тутырылган портфель тапшырылды.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия 18 август көнне, юлда сак һәм уяу йөрергә кирәклеген аңлату максатыннан, балалар өчен “Җәйнең бер көнендә” дигән исем астында велосипедта экскурсия оештырды. Ял итәргә туктаган арада үзләре укыган китаплар турында фикер алыштылар.
Игенче хужалыгында 19533 сум, Алан хужалыгында 17568 сум хэм Нирус хужалыгында 17217 сумны тэшкил итэ. Югарыда санап кителгэн хужалыклар авыл хужалыгы продукциясен кубрэк житештеругэ генэ тугел, э хезмэткэрлэргэ югары хезмэт хакы тулэугэ дэ зур игътибар бирэлэр. Бу хужалыкларда хезмэт хакы турыдан-туры житештерелгэн авыл хужалыгы продукциясенен кулэменнэн хэм сыйфатыннан тора.
Каһарманлык, туган иленә, ватанына, милләтенә бирелгәнлек татар халкында буыннан - буынга, гасырдан гасырга күчеп, сакланып килә. Татар кешесе яшәү белән үлем арасында калганда да, икеләнеп, югалып калмый, үз җанын фида кылу бәрабәренә кешелекне таң калдырырлык хәлиткеч адымнар ясый, йөрәкләрне тетрәндерерлек батырлыклар эшли. Фашист тылында милләттәшләрен бер йодрыкка туплап, немецларга каршы яшерен оешма төзегән, моның өчен үлемгә хөкем ителеп, гильотинадан үткәнче ялкынлы шигырьләр язган Муса Җәлилне телгә алу да җитә.
Киңәшмәдә шулай ук район мәктәпләре буенча физик тәрбия предметы кураторы, мәгариф бүлеге вәкиле Илшат Фәсхиев та катнашты. Киңәшмәдә көн тәртибе буенча узган 2015/2016 ел нәтиҗәләре белән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең директор урынбасары Л.Заһидуллина, мәктәпләргә ГТО кертү буенча методист Д.Чернов һәм И.Фәсхиев чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә физик тәрбия укытучыларының эш программаларың яхшырту буенча тәкъдимнәр кабул ителде, узган уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм физик тәрбия буенча район методик оешмасы җитәкчесе сайланды. Ахырдан югары уңышларга ирешкән педагогларга район мәгариф бүлегенең рәхмәт хатлары тапшырылды.