17 август көнне Олы Нырсы урта мәктәбе базасында район мәктәпләренең физик тәрбия предметы укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары катнашында киңәшмә булып узды.

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Киңәшмәдә шулай ук район мәктәпләре буенча физик тәрбия предметы кураторы, мәгариф бүлеге вәкиле Илшат Фәсхиев та катнашты. Киңәшмәдә көн тәртибе буенча узган 2015/2016 ел нәтиҗәләре белән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең директор урынбасары Л.Заһидуллина, мәктәпләргә ГТО кертү буенча методист Д.Чернов һәм И.Фәсхиев чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә физик тәрбия укытучыларының эш программаларың яхшырту буенча тәкъдимнәр кабул ителде, узган уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм физик тәрбия буенча район методик оешмасы җитәкчесе сайланды. Ахырдан югары уңышларга ирешкән педагогларга район мәгариф бүлегенең рәхмәт хатлары тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International