Урта Мишә авыл китапханәсендә 16 август көнне “Китаплы эскәмия” дигән исем астында акция уздырылды.

2016 елның 19 августы, җомга

“Минем яраткан героем” дигән китап күргәзмәсе эскәмиягә урнаштырылды. Китап күргәзмәсендә төрле яшьтәге балалар өчен язылган матур, рәсемле, мавыктыргыч китаплар урын алды. Балаларны бу гадәти булмаган эскәмия үзенә тартты. Алар иллюстрацияләрдә үзләренең яраткан геройларын күреп китапларны өйләренә укырга алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International