17 август көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче балалар арасында велоярыш оештырды.

2016 елның 19 августы, җомга

Ярышка килгән балалар һәрберсе велосипедларын үзләренә ошаганча бизәгәннәр: кемдер йомшак уенчык утырткан, ә кайберләре яраткан китапларын урнаштырганнар. Ярыш башланганчы китапханәче балаларга юл кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде. Һәрбер катнашучы үз велосипедын тәкъдим итте һәм ярышта актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International