ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2016 ел
сишәмбе

Бу чара китап укучыларны кызыксындыру, китап укуга тарту максатыннан оештырылды. Күргәзмәгә  бакчачылык,  яшелчәләрне кышка әзерләү рецептлары буенча китаплар, шулай ук кәрҗин белән яшелчә, җиләк – җимешләр куелды. 

Дуслары булган кеше генә бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. 6 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар белән дуслык,татулык темасына багышланган мәкальләр укыдык.

Тормыш мэшакатьлэрен читкэ куеп, ханымнар «Велосипед-безнен дустыбыз» дигэн сэяхэткэ чыктылар. Кеше узенен тэнен кочле, сэламэт итеп тэрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Мондый сэяхэтлэр бик кирэк хэм файдалы!

Балалар экологик табышмакларына, сорауларына җаваплар таптылар. Кичә бик күңелле үтте. Барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды.

     5 август көнне Үзәк авылы мәдәният йортында районыбызнын  Олы Нырсы авылында туып- ускэн,  олы хормэткэ лаек,   Социалистик хезмэт Герое исеменэ лаек булган Галеев Габдулхак Галеевичны искэ алу кичэсе булып узды.


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

Җәйге ялларның соңгы ае - август аена кердек.Олы Мишә урта мәктәбе укучыларны капиталь ремонт уздырылган, яңартылган мәктәптә каршы алырга җыена. Инде якты сыйныф бүлмәләребез укучыларны кабул итәргә әзер. Хәзерге вакытта коридорларда ремонт эшләре бара. Укучыларыбыз яңа уку елын тулысынча төзекләндерелгән мәктәптә каршы алырлар дип ышанып калабыз.

5 август  көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан “ширкәте базасында Теләче районы авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар һәм  склад мөдирләре катнашында 2016 елда көзге-кыр эшләренә әзерлек һәм аны башкарып чыгу буенча семинар-киңәшмә булып үтте. Җаваплылыгы чикләнгән “Алан “ширкәтенең  көзге-кыр эшләренә әзерлеге уңай бәяләнде.

1 августка ( 100 %) тиешле документларны  11 организация узлэре  язып китерде. 3 августка барлык обьектларда( 100 %) сан алучылар булып сорау алдылар. Хужалыклар берседэ исэпкэ  алынмыйча калмады. Бугенге  кондэ  сонгы сан алу битлэре инструктор  участокларына тапшырыла , анда алар тикшерелеп, Татарстанстатка  тутырып жибэругэ эзерлэнэ. График буенча тапшыру коне 15 август.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International