Тормыш мэшакатьлэрен читкэ куеп, ханымнар «Велосипед-безнен дустыбыз» дигэн сэяхэткэ чыктылар. Кеше узенен тэнен кочле, сэламэт итеп тэрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Мондый сэяхэтлэр бик кирэк хэм файдалы!
Балалар экологик табышмакларына, сорауларына җаваплар таптылар. Кичә бик күңелле үтте. Барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды.
5 август көнне Үзәк авылы мәдәният йортында районыбызнын Олы Нырсы авылында туып- ускэн, олы хормэткэ лаек, Социалистик хезмэт Герое исеменэ лаек булган Галеев Габдулхак Галеевичны искэ алу кичэсе булып узды.
Җәйге ялларның соңгы ае - август аена кердек.Олы Мишә урта мәктәбе укучыларны капиталь ремонт уздырылган, яңартылган мәктәптә каршы алырга җыена. Инде якты сыйныф бүлмәләребез укучыларны кабул итәргә әзер. Хәзерге вакытта коридорларда ремонт эшләре бара. Укучыларыбыз яңа уку елын тулысынча төзекләндерелгән мәктәптә каршы алырлар дип ышанып калабыз.
5 август көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан “ширкәте базасында Теләче районы авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар һәм склад мөдирләре катнашында 2016 елда көзге-кыр эшләренә әзерлек һәм аны башкарып чыгу буенча семинар-киңәшмә булып үтте. Җаваплылыгы чикләнгән “Алан “ширкәтенең көзге-кыр эшләренә әзерлеге уңай бәяләнде.
1 августка ( 100 %) тиешле документларны 11 организация узлэре язып китерде. 3 августка барлык обьектларда( 100 %) сан алучылар булып сорау алдылар. Хужалыклар берседэ исэпкэ алынмыйча калмады. Бугенге кондэ сонгы сан алу битлэре инструктор участокларына тапшырыла , анда алар тикшерелеп, Татарстанстатка тутырып жибэругэ эзерлэнэ. График буенча тапшыру коне 15 август.
Безнең Теләче №2 балалар бакчасы Теләче муниципаль районындагы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында 2015-2016 уку елы нәтиҗәләре буенча үткәрелгән рейтингта беренче урынны яулады һәм республика күләм үткәрелүче“Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы” конкурсында катнашу хокукына ия булды.
2нче август көнне Теләче №2 балалар бакчасына бу конкурсның критерийларын бәяләү буенча ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Хисамиева Йолдыз Шамиль кызы җитәкчелегендәге комиссия килеп китте. Комиссия әгъзалары бәйгедә күрсәтелгән барлык критерийлар өчен куелган балларны игътибар белән тикшерделәр һәм үзләренең бәяләрен бирделәр.
Комиссия 4 август көнне җирәбә буенча конкурска катнашучы 2 мәктәпне билгеләделәр. Комиссия Олы Мәтәскә һәм Теләче гомуми белем бирү мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген бәяләде. Зона этабының нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. Конкурсның финал өлеше 10-12 августта үтәчәк.