Җәйге ялларның соңгы ае - август аена кердек.Олы Мишә урта мәктәбе укучыларны капиталь ремонт уздырылган, яңартылган мәктәптә каршы алырга җыена. Инде якты сыйныф бүлмәләребез укучыларны кабул итәргә әзер. Хәзерге вакытта коридорларда ремонт эшләре бара. Укучыларыбыз яңа уку елын тулысынча төзекләндерелгән мәктәптә каршы алырлар дип ышанып калабыз.