2016 елнын 13 июль көненә җыелып алынган мәгьлүмәт буенча 11141 га күп еллык улән мәйданы урылган, 8810 тн печән хәзерләнгән, 45620 тн сенаж салынган, 97 тн яфрак азыгы әзерләнгән. Район буенча 1 баш шартлы терлеккә 14,9 цн к.ед хәзерләнгән. Ин күп җитештеручәнлек Игенче ҖЧҖ 1 баш шартлы терлеккә – 20,0 к.ед, Тан ҖЧҖ 1 баш шартлы терлеккә - 14,5 к.ед һәм һәм Агролак ҖЧҖ 1 баш шартлы терлеккә – 10,8 к.ед әзерләгән.
11 июль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучылар белән “Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәне ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Б.Р. үткәрде. Ул укучыларны юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре белән таныштырды һәм видеофильм күрсәтте.
Әлеге чараның максаты – балаларда китап укуны активлаштыру, әкиятләрнең исемнәрен, авторларын һәм геройларын искә төшерү һәм булган белемнәрне ныгыту, укучыларның җәйге ялын оештыру.
Викторина сорауларын балаларга татар халкының сөекле язучысы Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектаклендәге геройлар – “Тәмлетамак” һәм “Акбай” бирделәр. Балалар әкиятләрне онытмаганнар булып чыкты. Аларның авторларын да, геройларын да хәтерлиләр. Бу бик әйбәт. Уен ахырында барлык катнашучыларга да баллы күчтәнәчләр өләшенде.
Теләгән һәркем катнашкан викторина Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә, аның килеп чыгу тарихына багышланган иде. Бәйрәм табын артында дәвам итте.
Көн –күреш калдыкларыннан төрле кул эшләнмәләре ясап, алар китапханә бакчасы өчен менә дигән уенчык булдырдылар. Рус халык әкияте герое “курочка –ряба” укучыларны китапханәгә чакыра!
Китапханә эшчәнлегендә экологик тәрбия бирү төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәчесе "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче балалар арасында "Табигатьнең гүзәл мизгелләре" дип исемләнгән фото конкурс үткәрде. Әлеге конкурсның төп максаты булып туган як табигатенә сакчыл караш, Жир-Анабызга карата ихтирам,хөрмәт хисләре тәрбияләү тора.
Китапханәче чираттагы яңа кайткан әдәбиятны урнаштыру вакытында: китапларны инвентарь китабына терки, номерларны яза, штамп суга. Шул рәвешчә яңа китаплар укучылар кулына тапшырыла.
Мультфильм карауның максаты балаларга әкиятләр аша әхлак тәрбиясе бирү.
Китапханәче Гильмутдинова Р укучыларга авыл тарихы,табигате, авылныӊ күренекле шәхесләре турында сөйләде, музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән тыӊладылар.