Китапханә эшчәнлегендә экологик тәрбия бирү төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәчесе "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче балалар арасында "Табигатьнең гүзәл мизгелләре" дип исемләнгән фото конкурс үткәрде. Әлеге конкурсның төп максаты булып туган як табигатенә сакчыл караш, Жир-Анабызга карата ихтирам,хөрмәт хисләре тәрбияләү тора.