Әлеге чараның максаты – балаларда китап укуны активлаштыру, әкиятләрнең исемнәрен, авторларын һәм геройларын искә төшерү һәм булган белемнәрне ныгыту, укучыларның җәйге ялын оештыру.
Викторина сорауларын балаларга татар халкының сөекле язучысы Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектаклендәге геройлар – “Тәмлетамак” һәм “Акбай” бирделәр. Балалар әкиятләрне онытмаганнар булып чыкты. Аларның авторларын да, геройларын да хәтерлиләр. Бу бик әйбәт. Уен ахырында барлык катнашучыларга да баллы күчтәнәчләр өләшенде.