8 июль көнне күп кенә шәһәр һәм авылларда бик күп төрле тантаналы бәйрәм чаралары уздырылачак.
Шул уңайдан “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре 2016 елның 8 июль көнендә яңа ойләнешүче яшь парлар – Камалов Илнур һәм Альбина, Кыямов Ленар һәм Алинәләрне истәлекле көннәре белән котладылар.
7 июль конне Телэче муниципаль районы ЖЧЖ «Тукаш» хужалыгында ашлык сугу комбайннарына дэулэт техник карау уткэрелде.
Ашлык сугу комбайннарын техник карау уткэргэн вакытта, механизатор белэн тээмин ителуве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайннын документлары хэм йорту рохсэте хэм шулай ук хэрбер комбайн герметизациялэнгэне, дорес итеп койлэве тикшерелде.
Комбайннарнын комплектлаштырылывына, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде. Хэрбер комбайн янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр, корэк, ком, кошма хэм башка кирэк – ярак белэн), хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн иде.
Эзерлекне тикшерудэ Авыл хужалыгы хэм азык-толек идарэсе житэкчесе Р.Х.Низамутдинов, узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсе белгечлэре, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.
Ләкин хәзер бу проблеманы өйдән чыкмыйча гына да хәл итеп була. Биредә электрон хезмәтләр порталы ярдәмгә килә.
- Соңгы елларда халыкка сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтүгә аерым игътибар бирелә, шуның бер төре хезмәт күрсәтүнең – документларны электрон форматта тапшыру, ягъни теге яки бу пособие алыр өчен кирәкле документларны интернет аша җибәрергә кирәк. Әлбәттә, башка өлкәләрдәге кебек, монысында да, электрон хезмәтләрне uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырырга мөмкин.
1 июльдән Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы электрон рәвештә кулланырга мөмкин булган яңа төр субсидияләрне кертә. Мисал өчен, июль аеннан башлап, балалар бакчаларында балаларны карау өчен ата-аналар тарафыннан түләнелгән акчаның бер өлеше компенсацияләнәчәк.
Бу яңалык республикада яшәүче 200 меңгә якын кешегә кагылачак.
Әлеге төр компенсацияне алу өчен түбәндәге пунктларны гына башкарырга кирәк:
1. uslugi.tatarstan.ru Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетыңны булдырырга;
2. gosuslugi.ru Россия дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны теркәп, үзең турында шәхси мәгълүматларны сакларга. Бу идентификация һәм аутентификация бердәм системасына (ЕСИА) теркәлү өчен кирәк;
3. Россия дәүләт хезмәтләре порталыннан кертелгән шәхси мәгълүматларның кабул ителүе турында смс-хәбәр көтәргә;
4. Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында бу төр компенсация алу өчен, өйдән чыкмыйча гына, гариза бирергә.
Хәзерге вакытта электрон гариза тапшыру механизмы гариза тутырудан кала, сканер аша компьютерга кертелгән документларның электрон вариантын беркетеп җибәрүне дә сорый. Социаль яклау бүлеге белгече электрон документларның кабул итүен раслаганнан соң гына гражданин документлар пакеты белән социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
Җыелышның темасы “Электрон балалар бакчасы” системасында учреждениянең төп магълуматларны тутыру иде. Билгеле булганча, балалар бакчаларына булган чиратларны җайга салу максатыннан, Татарстанда югары технологияләргә нигезләнгән “Электрон балалар бакчасы” проекты гамәлгә ашырылды. 2011 елның мартыннан ул республиканың барлык төбәгендә кулланыла башлады. “Электрон балалар бакчасы” – Интернет ярдәмендә балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә урнаштыру өчен исәпкә кую, әти-әниләрдән бу хактагы гаризаларны кабул итү буенча хезмәт.
Китап укучыларга презентация күрсәтелде һәм туган як турында викторина үткәрелде.
Әлеге чара табигатьнең иң гүзәл фасылы- җәйгә багышланды. Укучылар җәй турындагы китаплардан төзелгән күргәзмә белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр әйтештеләр һәм шигырь- хикәяләрне кычкырып укыдылар.
Айдар авылы китапханәсендә уздырылган "Китап алыйк кулларга..." дип исемләнгән мәгълүмати сәгать кысаларында китапханәнең иң актив укучыларына мавыктыргыч, кызыклы китаплар тәкъдим ителде. Могҗизага тиң булган китапның безнең тормышыбызда якты маяк һәм ярдәмче булуы турында фикер алыштык һәм алар бик теләп китапларны өйгә яздырып алдылар.
Бу күргәзмәгә балалар кулы белән эшләнгән әйберләр куелды. Күргәзмәне күрүчеләр чүп-чардан көнкүрештә кулланырлык, кирәкле әйберләр ясап булганын күреп сокландылар.
Китапханәче балаларны китапханәнең җәйге каникул чорына чаралар планы белән таныштырды. Балалар өчен кайткан яңа китаплардан төзелгән “Каникулга күчтәнәч” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, балаларга китапханә һәм китап уку кагыйдәләре турында сөйләде.
Күргәзмәгә яратып һәм иң күп укылган китаплар куелды. Балалар үзләре укыган китапларга күзәтү ясап, әчтәлекләрен сөйләделәр, фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан күңелле башваткыч уеннары уйнатылды.
В Субашской сельской библиотеке для детей организована книжная