Җыелышның темасы “Электрон балалар бакчасы” системасында учреждениянең төп магълуматларны тутыру иде. Билгеле булганча, балалар бакчаларына булган чиратларны җайга салу максатыннан, Татарстанда югары технологияләргә нигезләнгән “Электрон балалар бакчасы” проекты гамәлгә ашырылды. 2011 елның мартыннан ул республиканың барлык төбәгендә кулланыла башлады. “Электрон балалар бакчасы” – Интернет ярдәмендә балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә урнаштыру өчен исәпкә кую, әти-әниләрдән бу хактагы гаризаларны кабул итү буенча хезмәт.