7 июль көнне Айдар авылы китапханәчесе кече һәм мәктәп яшендәге балалар өчен “Туган җирем гөлчәчәктә, гөрләп торсын киләчәктә” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде.

2016 елның 8 июле, җомга

Әлеге чара табигатьнең иң гүзәл фасылы- җәйгә багышланды. Укучылар җәй турындагы китаплардан төзелгән күргәзмә белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр әйтештеләр һәм шигырь- хикәяләрне кычкырып укыдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International