ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның  30 июнендә Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының 4 мартында чыккан под-409/ карары нигезендә балаларга тәрбия һәм өстәмә белеем бирү сферасында эшләүчеләр арасында  Грантка тәкъдим ителүчеләрнең  гариза бирү срогы тәмамлана. Балалар иҗат үзәге коллективыннан  бу Грантка тәкъдим ителүчеләр арасында өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы һәм балалар оешмалары эшчәнлеге буенча методист Закирова Римма Рәшит кызы бар. Аларга уңышлар телибез!

Күргәзмәдә китап укучылар тарафыннан иң күп сорала торган “Добрые повести о зверятах”, “Детектив + приключения”, “Романтические повести для девочек” серияләрендәге китаплар тәкъдим ителде.

“Новинки на книжной полке” күргәзмәсе сезне В. Шарташская, Холли Вебб, Е. Шварц, С. Аксаков, В. Иванова, М. Некрасова, Муни Витчер, Серж Брюссоло кебек авторларның һәм башка күп кенә балалалар язучыларының китаплары белән таныштыра.

Яңа белемнәр һәм яңа ачышлар сезгә! Сезне китапханәдә көтеп калабыз! Күргәзмә 2016 елның июль ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Күкчә авылы китапханәсендә яшьләр арасында наркоманиягә каршы профилактика үткәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан “Скажем нет наркотикам “ дип исемләнгән плакат эшләнде.

Балалар ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне ничек аерырга кирәклеген белделәр. Викторина җиңүчесе приз белән бүләкләнде.

2016  елның 27 июнь көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге  хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә, Наркотикларга каршы көрәшү айлыгы кысаларына таянып, “Наркотикларга ЮК дип әйт!” дигән девиз астында акция үткәрделәр. Бу чара уңаеннан, һәрбер очраган кешегә наркотикларның зыяны турындагы информацион буклетлар таратылды.

Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны авылдашыбыз Дания Гайнетдинова  иҗаты белән таныштырды, хикәяләренә күзәту ясады. Шулай ук китапханәдә «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Теләче районыннан чыккан язучыларныӊ китаплары урын алды. Балалар бик теләп китаплар белән таныштылар.

Бу чараның максаты туган як табигатенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү иде. Катнашучылар туган авыл табигате буйлап сәяхәт иттеләр. Бу чара сәяхәт кенә түгел,"Тарихи","Әдәби" ,"Экологик" формадагы  уен һәм ярыш та булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International