29 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә балалар белән «Туган якныӊ энҗе бөртекләре» дип исемләнгән кичә узды.

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны авылдашыбыз Дания Гайнетдинова  иҗаты белән таныштырды, хикәяләренә күзәту ясады. Шулай ук китапханәдә «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Теләче районыннан чыккан язучыларныӊ китаплары урын алды. Балалар бик теләп китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International