Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты.
Ачы мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга экологик белем hәм тәрбияне халык уеннары аша да алып барырга тырышалар. 25 июнь көнне алар мәктәп яшендәге балалар белән «Экологик викторина» уздырдылар.
Чарада 8 ел элек мәктәпне тәмамлаган яшьләр очрашуы булды. Төрле кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Һәрберсе үзенең кызыклы тормыш вакыйгаларын искә төшерде.
Сабантуй бәйрәмендә төрле уеннар (капчык киеп йөгерү, кашык белән йомырка ташу, скакалка сикерү, бүләк кису, аркан тартышу,) уйнадылар. Җыр - моңга сәләтле укучыларыбыз да бу бәйрәмдә үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Һәр уенга һәм конкурска нәтиҗә ясалып,укучыларга бүләкләр бирелде. Сабантуйдан һәр кеше күтәренке күңел белән кайтып китте.
Әлеге чарада балалар чәчәкләрнең килеп чыгышы, кеше тормышында әхәмиятен белделәр. Конкурслы, уенлы чара аша, балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. Google Россия һәм Сбербанкның Татарстан Республикасы экономика министрлыгы ярдәме белән оештырылган «Бизнес класс» проектында катнаша. Бу проект барлык теләүчеләргә махсус тест узганнан соң узеңнең бизнесыңны булдыру һәм үстерүдә онлайн-курслар тәкъдим итә.
29 июньдә “ Дуслык” мәктәп яны лагеренда Партизаннар көне үткәрелде. Балалар “Партизаннар юлы” дигән эстафетада катнаштылар, төрле уеннарда көч сынаштылар. Паритизаннар көне бик кызыклы үтте.
29 июнь көнне Әбде авыл китапханәсендә «Книга, мама, я - лучшие друзья» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде, нәни китап укучылар өчен китапханә буйлап экскурсия, урта яшьтәге балалар өчен викторина үткәрелде.
Бу хәлләр балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәү яки аларны бозу, аның аяныч тәмамлануына китерүен аңлап җиткермәүгә кайтып кала. Әлеге аяныч хәлләрне булдырмауның төп юнәлеше – балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтү. Бу турыда кирәкле мәгълүматларны, белемне, файдалы киңәшләрне, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чишәргә өйрәтү балалар бакчасы, мәктәпнең, әти- әниләрнең төп бурычы булып тора.
Китапханәче Петрова Л. балаларга- терроризм, экстремизмныӊ ни икәнлеген аӊлатты. Балаларга дуслык, тынычлык турында шигырьләр укылды. Балалар үзләренең борчыган сорауларын бирделәр. Барыбызныӊ да теләгебез бер: дөньялар тыныч булсын иде.
Шулай ук "Сак бул, террорист" дигән почмак эшләнеп куелды. Анда буклет, брошюралар куелды. Кеше күп йөри торган җирләрдә утлы коралдан аткан, шикле пакет - сумкалар күргән очракларда үзеңне ничек тотарга, шалтырату өчен телефон номерлары турында мәгълүматлар бирелде.
Бу чарада балалар белән төрле кызыклы уеннар оештырылды. Балалар җыйган чәчәк букетларына конкурс үткәрелде. Чара барышында балалар бакчада ясалган “Ямьле җәйне китап белән үткәрик” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.