Елдан-ел юлларда машиналар агымы арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала.

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Бу хәлләр балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәү яки аларны бозу, аның аяныч тәмамлануына китерүен аңлап җиткермәүгә кайтып кала. Әлеге аяныч хәлләрне булдырмауның төп юнәлеше – балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтү. Бу турыда кирәкле мәгълүматларны, белемне, файдалы киңәшләрне, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чишәргә өйрәтү балалар бакчасы, мәктәпнең, әти- әниләрнең төп бурычы булып тора.

Бу юнәлештә безнең Теләче 3 нче балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бөтен төркемдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла. Балалар белән саф һавада булганда, экскурсиягә чыкканда, төрле хәрәкәтле уеннар оештырганда да төп игътибар шуңа бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International