Субаш авыл китапханәсендә балалар белән «Нәрсә ул экстремизм һәм терроризм?» дип исемләнгән әӊгәмә үткәрелде.

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Китапханәче Петрова Л. балаларга- терроризм, экстремизмныӊ ни икәнлеген аӊлатты. Балаларга дуслык, тынычлык турында шигырьләр укылды. Балалар үзләренең борчыган сорауларын бирделәр. Барыбызныӊ да теләгебез бер: дөньялар тыныч булсын иде.
Шулай ук "Сак бул, террорист" дигән почмак эшләнеп куелды. Анда буклет, брошюралар куелды. Кеше күп йөри торган җирләрдә утлы коралдан аткан, шикле пакет - сумкалар күргән очракларда үзеңне ничек тотарга, шалтырату өчен телефон номерлары турында мәгълүматлар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International