Айдар авылы китапханәсендә яшьләр арасында наркоманиягә каршы профилактика үткәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан “Минутлык ләззәт-гомерлек хәсрәт” дигән темага информацион сәгать үткәрелде, периодик басмалардан "Наркотикларга-юк!" дигән күргәзмә эшләде.
Сәяхәтче балалар әдәби ишегалдында "Китап аланында", "Уйныйбыз" һәм башка тукталышларда катнашып, әдәби викториналарга, табышмакларга җавап бирделәр. Конкурс биремнәрен дә бик теләп үтәделәр. Сәяхәт ахырында һәр бала үзенең күңел турендәге изге теләкләрен әйтеп һавага шарлар очырды.
Монда 8 ел элек мәктәп тәмамлаган яшьләр төрле конкурс һәм уеннарда катнашып үзләренең тормышлары, укулары һәм эшләре белән таныштырдылар.
Л. Гыйльми, язучы - прозаик буларак,киң даирә укучыларга иң беренче нәүбәттә узенең "Чын мәхәббәт" (1934 - 1935) исемле романы белән билгеле. Язучы бу романында ятимлектә үскән авыл малаеның катлаулы язмышын, рухи чыныгу юлын гыйбрәтле, маҗаралы выкыйгалар һәм тормыш аша кызыклы итеп сүрәтләгән.
Ачы авыл китапханәсендә “Яшьләр көне – бәйрәмнең тарихы” дип аталган әңгәмә уздырылды. Китапханәче әсәрләрдән мисаллар китереп төрле заман яшьләре турында, аларның яшәү рәвеше, шөгыльләре турында сөйләде.
29 июнь Россияда партизаннар һәм подпольщиклар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 1-9 сыйныф укучылары белән әңгәмә үтте. Шулай ук партизаннар һәм подпольщиклар турында фильм күрсәтелде.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.Укучылар сугыш вакыйгалары, героик батырлыклар турында мәктәп музееның “Батырлык даны” бүлеге материаллары белән таныштылар. Үзләренең гомерен Ватан өчен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Язучы Габделхәй Сабитовның тууына 85 ел тулу уңаеннан китап укучыларыбызны тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан, 28 июнь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә "Габделхәй Сабитов иҗаты" дип исемләнгән күргәзмә эшләде.
24 июнь көнне "Батыр" спорт комплексында "Тюлячка" елгасы ярын төзекләндерү буенча халык тыңлауларында Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. катнашты. Чарада районыбыз җитәкчелеге, Теләче авылы халкы белән бер рәттән ТР Президентының Парк һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман да катнашты. Сөйләшүдә Юлия Хәйруллина җитәкчелегендәге яшь архитекторлар төркеме үзенең перспектив эш планнары белән таныштырды.