29 июнь Россияда партизаннар һәм подпольщиклар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 1-9 сыйныф укучылары белән әңгәмә үтте. Шулай ук партизаннар һәм подпольщиклар турында фильм күрсәтелде.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.Укучылар сугыш вакыйгалары, героик батырлыклар турында мәктәп музееның “Батырлык даны” бүлеге материаллары белән таныштылар. Үзләренең гомерен Ватан өчен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.