Укучылар аның ярдәмендә илебез регионнары буенча сәяхәт иттеләр һәм аларның тарихы, үзенчәлекләре белән таныштылар.
Соңыннан бәйрәм мәктәп яны һәйкәле каршында дәвам итте. Укучылар туган ягыбызның тарихы белән танышып үттеләр.
Бәйрәм дәвамында Россия гимны тыңланылды, символлар белән таныштырылды.
К празднованию Дня России с нами была проведена познавательная беседа о нашей великой стране по программе «Классное Содружество».
Эш нәтиҗәләре буенча конкурста катнаштык һәм "Экомәктәп" номинациясендә җиңүгә ирештек. Мәктәп Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Мактау кәгазе һәм өч урынлы туристик палатка белән бүләкләнде.
Айдар авылында ялгыз яшәүче Файзрахманова Зөхрә апаның йорты тирәсендә җыештыру, чистарту эшләре башкарылды.Бу эштә авыл җирлеге, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә һәм почта хезмәткәрләре зур тырышлык күрсәтте.
2015 нче елда референдум акчасына авыл җирлеге тырышлыгы белән авыл урамнары юлларына вак таш җәелгән иде. Сабантуй бәйрәменә кадәр Айдар авылының Гагарин урамында яшәүчеләр бергәләшеп үз урамнарына җәелгән вак ташларны тәртипкә китерделәр.
Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе ясалды. Бу күргәзмәгә китап укычылар белән күзәтү үткәрелде.
Бу чара 12 июнь – Россия көне уңаеннан үткәрелде. Программада кызыклы викторина, күңелле табышмаклар әйтешү булды, туган ил турындагы шигырьләр тыңланды.
Китапханәче укучыларга Россия символлары турында мәгълүмат бирде
Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылында һәр җомга мәчеттә “ Ифтар ашы” үткәрелә. Ел саен беренче атнасында ашны авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А.уздыра. Калган атналарда авыл халкы һәм аерым кешеләр оештыруы белән уза. Бу матур традиция ничә еллардан бирле сакланып килә. Мәчетебез зур, матур. Шунысы сөенечле, мәчеткә яшьләр тартыла башлады. Бу изге эшне оештыруда китапханәче дә бик актив катнаша.
Ә җәйне китап белән үткәрү- тагын да кызыклырак! Айдар авылы китапханәсендә, җәйге каникул чорында, "Китап белән җәйге сәяхәт" исемле җәйге уку программасы эшли башлады. Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан төрле чаралар оештыруны күздә тота. Хөрмәтле, балалар! Китапханәдә сезне әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар көтә. Рәхим итегез!
Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, Мәдәният йорты белән берлектә, “Будем всегда Россией гордиться” дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.