Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, Мәдәният йорты белән берлектә, “Будем всегда Россией гордиться” дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.