ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Шушы уңайдан Күкчә авылындагы “Сабира чишмәсе” янында ”Әкияттә кунакта”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдән балалар бик теләп файдаланды, әкиятләр укып ял иттеләр.

Шушы уңайдан Күкчә авылындагы “Сабира чишмәсе” янында “Эх ,күңел ачабыз” дип исемләнгән чара оештырылды. Кичә бик күңелле булды.

Бу конкурста Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия 1нче дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

12 июня, в День России в гостиничном комплексе «Ривьера» прошло награждение победителей и призеров X Республиканского конкурса «Дети рисуют страну»

   Напомним, организаторами конкурса, проводимого в рамках одноименного партпроекта, выступили ГТРК «Татарстан» (телеканал «Россия-Татарстан», программа «Вести - Татарстан»), Татарстанское Региональное отделение ВПП «ЕДИНАЯ РОССИЯ», министерство образования и науки  Республики Татарстан, министерство экологии и природных ресурсов Республики Татарстан, министерство культуры Республики Татарстан, Управление ГИБДД МВД РФ по РТ и Государственный  Музей изобразительных искусств РТ.

Шул максаттан балаларда  милли горурлык, Ватанга мәхәббәт хисләрен тәрбияләү өчен төрле чаралар үтте.  Илебез күге һәрчак аяз,тыныч булсын.


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Әлеге йөгерүнең максаты – сәламәт яшәү рәвешен һәм төрле милләт вәкилләре арасында дуслык, үзара аңлашу һәм тынычлыкны пропагандалау.   Быел әлеге чара зур масштабта уза, йөгерешчеләр АКШ, Канада, Япония, Австралия, Яңа Зеландия, Бразилия, Аргентина, шулай ук Европа, Африка һәм Көньяк-көнчыгыш Азия илләре буйлап кулларына факел тотып  йөгереп узачаклар. 

         Безнең районда булган йөгерешчеләр төркеме Пермьнан йөгерергә тотынган, Ижевск, Самара калаларын узып Татарстанга килеп җиткән һәм хәзер Республикабыз районнары буйлап хәрәкәт итә. 

Районыбыз спортчылары әлеге йөгерешчеләрне Саба һәм Теләче районнары чигендә каршы алдылар, бергәләшеп Теләчегә кадәр йөгереп кайттылар, район үзәгендә бераз хәл алгач Теләче белән  Питрәч чигенә кадәр йөгереп, кунакларны питрәчлеләр "кулына" тапшырдылар.

Әлеге йөгерү спорт ярышы түгел, монда башкаларны узып китеп беренче килү таләп ителми. Йөгерештә теләгән һәркем катнаша ала. Шушы чарада катнашуы белән кеше тирә-яктагылар белән тыныч, тату һәм үзара аңлашып яшәү кирәклеге белән килешүен, шундый яшәү рәвешенә омтылуын күрсәтә.

Шул уңайдан Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә җәйге ял лагерына йорүче укучылар белән берлектә әңгәмә-кичә үткәрелде.

Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Будем всегда Россией гордиться” исемле темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International