ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Һәр көн кызыклы чаралар үткәрелә. Олы Нырсы мәдәният йорты диреторы Гарифуллина Р. М.да читтә калмый. Тәрбиячеләр белән берлектә ул  «Радуга здоровья» дип исемләнгән уен үткәрде. Бу чара Россия көне уңаеннан һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылды. Барсыда канәгать калдылар.

Чарада балалар белән  Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары турында фикер алыштылар. Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыра. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы.

Баландыш мәдәният хезмәткәрләре каникул чорында мэктэп каршында эшлэп килуче жэйге лагерьга йоруче балалар белэн табигать кочагында «И, кунелле балачак!» дип исемлэнгэн кунелле уеннар оештырылды. Кичә Россия көне уңаеннан уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары белэн беррәттән шәһәрән кунакка кайткан балалар да ике командага «Дуслык» һәм «Бөркет» командаларына бүленеп ярыштылар. Табышмаклар, тизәйткечләр эйтешү, җитезлектә, тапкырлыкта ярышуда командалар берсе дә сынатмады, нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Әлеге бәйрәмнән район мэдэният йортынын узэшчэн коллективы  да читтә калмады - көн дәвамында Теләченең Сабантуй мәйданында бәйрәм концертын оештырдылар.  

    Чарада гади халык та, җитәкчеләр дә теләп катнашты. Район башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов бәйрәмне ачып җибәргәндә халыкка үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Теләчедә оештырылган әлеге бәйрәм чарасы бик матур һәм оешкан төстә узды.

Бәйрәмгә күрше авыллардан да килүчеләр күп булды. Балалар өчен спорт ярышлары, күңелле, мавыктыргыч уеннар уздырылды. Теләгән һәрбер бала үзэшчән сәнгатьтә сәләтен күрсәтте. Барлык Сабантуй кунаклары кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Әти-әниләр ахырдан шундый матур чара уздырган өчен  зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Балалар белән дәүләт символикасы турында әңгәмә уздырылды, мәкальләр, шигырьләр укылды. Балалар уеннарда да бик теләп катнаштылар.

Периодик басмалар китапханә фондының бер өлешен тәшкил итәләр. Китапханәгә килүче балалар арасында уздырылган анкета тутыру нәтиҗәләре буенча,  балаларның  журналларны бик яратып укыганлыклары күренде. Алар периодика, газет белән журналның нәрсә белән аерылуы турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче журналлардан кызыклы статьялар укыды һәм  шул журналлар буенча викторина уздырды.

Бэйрэмдэ авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты. Тозеклэндеру  эшлэрендэ актив котнашкан очен Тимашов В.П. Телэче муниципаль районы Башлыгы И.Ф. Зариповнын рэхмэт хаты тапшырылды. Соныннан плау хэм чей белэн телэгэн кеше сыйланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International