Периодик басмалар китапханә фондының бер өлешен тәшкил итәләр. Китапханәгә килүче балалар арасында уздырылган анкета тутыру нәтиҗәләре буенча, балаларның журналларны бик яратып укыганлыклары күренде. Алар периодика, газет белән журналның нәрсә белән аерылуы турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче журналлардан кызыклы статьялар укыды һәм шул журналлар буенча викторина уздырды.