ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Бәйрәм кысаларында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Теләче бүлеге призына яшүсмерләр арасында футбол ярышлары уздырылды, олылыр арасында волейбол ярышлары уйналды һәм һәр теләгән кеше ГТО нормативлары тапшыра алды. Районның 37 оешмасыннан барлыгы 680 кеше бәйрәм көнне төрле ярышларда көчен сынады.

Монда спорт конкурслары: канат тарту, обруч белән сикерү, көрәш  уздырылды. Барлык катнашучы балаларга бүләкләр тапшырылды.  

Югары Кибәхуҗа  китапханәсендә "Мин китап  докторы" дигән китапханә дәресе үткәрелде. Китап укучы балаларга китапны ничек сакларга кирәклеге аңлатылды.

Бәйрәм кысаларында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Теләче бүлеге призына яшүсмерләр арасында футбол ярышлары уздырылды, олылыр арасында волейбол ярышлары уйналды һәм һәр теләгән кеше ГТО нормативлары тапшыра алды. Районның 37 оешмасыннан барлыгы 680 кеше бәйрәм көнне төрле ярышларда көчен сынады.

       10 июнь көнне Максабаш авылы китапханәсендә шагыйрә, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанның тууына 71ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә язучының “Хуш исләре җиһан гөлләренең”,  “Кәрәз төбе каты бал”, “Сагынмаклык”,  һ.б. китаплары урнаштырылды.

“Искитмәле хайваннар дөньясы” исеме астында  тәгъдим ителгән викторинада да балалар бик актив катнаштылар һәм күп белүләрен күрсәттеләр.

Әлеге күргәзмәдә Россия турында китаплар урын алды. Балалар Россияне ничек күз алдына китерәләр, рәсемгә төшерделәр. Балалар рәсемнәре дә күргәзмәгә урнаштырылды.

Монда спорт уеннары оештырылды, концерт номерлары күрсәтелде, балалар өчен уеннар үткәрелде. Бу зур чарада Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.

Китапханәче чираттагы яңа кайткан әдәбиятны урнаштыру вакытында: китапларны инвентарь китабына терки, номерларны яза, штамп суга. Шул рәвешчә яңа китаплар укучылар кулына тапшырыла. 

Бүген ил күләмендә Россия көне билгеләп үтелде. Бу - туган илгә булган олы мәхәббәтебезне күрсәтүче бәйрәм. Безнең  Олы Мишә балалар бакчасы коллективы  да шушы уңайдан район күләмендә үткәрелгән спорт бәйрәмендә катнашты. Хезмәткәрләребез  ГТО нормативларын да уңышлы тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International