9нчы июнь көнне Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагерендә балалар “Юл кагыйдәләрен син бел!” исемле конкурс- викторинада катнаштылар. Алар ике төркемгә бүленеп, төрле сорауларга җавап бирделәр, ПДД буенча белемнәрен искә төшерделәр. Шулай ук укучылар “Хәвефсез тәгәрмәч” ярышында катнаштылар. Егетләрдән иң җитезе Галимов Адел, ә кызлардан Мубаракшина Чулпан булдылар.
12 июнь көнне Югары Кибәхуҗа мәктәп яны лагерында Россия көненә багышланган бәйрәм үтте. Чарага битараф бала булмады.Бәйрәм презентация карау белән башланды,спорт һәм күнелле уеннар белән бергә үрелеп барды.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең "Каенкай" мәктәп яны лагерында ял итүче укучылар 10 июнь көнне дару үләннәре җыйдылар. Укучыларга үләннәр җыю һәм аларны киптерү тәртибе аңлатылды. Лагерьга йөрүче укучылар ялларын файдалы һәм кызыклы үткәрәләр.
Яңа уку елына әзерлек барышында "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт алды. Акциянең максаты - меценатларны, спонсорларны мәктәпкә җәлеп итү. Акциядә һәркем катнаша ала. Хөрмәтле Югары Кибәхуҗа урта мәктәбен тәмамлаган һәм хәзер үз эшен оештырган эшмәкәрләребез! Без сезне әлеге хәйрия акциясенә чакырып калабыз. Иганәчелек - малтабарларны бизи торган күркәм сыйфат. Үткәнен барлаганның киләчәге бар! Үз мәктәбегезгә борылып карарга онытмагыз!
Бүген көн искиткеч матур! Мондый көнне сыйныф бүлмәсендә утырып торып буламы соң? Без дә Олы Кибәхуҗа башлангыч сыйныф укучылары җәйге походка кузгалдык.Туган ягыбыз табигатенең матурлыгына сокландык,туйганчы саф һавасын суладык,табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек, туйганчы уйнадык, балык тоттык.
Шушы уңайдан, Теләченең үзәк стадионында зур бәйрәм оештырылган иде. Бәйрәмгә килгән халык концерт номерлары карады, бер-берсен бәйрәм белән котлады,ә иң мөхиме- үзләрен сынап , ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге булдырылган иде.
Лесной балалар бакчасы коллективы да бу бәйрәмднән читтә калмады, махсус мәйданчыкларда ГТО нормаларын тапшырды.
Уку елын йомгаклау һәм балаларны яклау көне уңаенннан мәктәбебездә балалар өчен татар халкының милли бәйрәме- сабантуй оештырылды. Бәйрәмдә уку алдынгыларын котлау, күп төрле кызыклы уеннар, җыр-биюләр булды. Әлеге бәйрәмдә таяк тартыш, чүлмәк вату, кул көрәше, йомырка кабып йөгерү, аркан тарту кебек ярыш төрләре дә булды. Балалар уеннарда катнашып күңелле ял иттеләр. Балалар өчен бүләкләрне авылдашыбыз Галләмов Сәлим абый бирде. Аңа бик зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшендә уңышлар телибез!
Билгеле ки, безнең мәктәпнең күптәнге традиция бар. Ул да булса, ел саен укулар тәмамлангач походка бару. Быел да, шул традицияне онытмыйча, без Максабаш башлангыч сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләребез белән табигать кочагына ял итәргә: авылыбыз плотинасына экскурсиягә бардык. Күңелле уеннар уйнадык, матур күренешләр күзәттек, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.
Шәтке балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО нормаларын уңышлы тапшырдылар.
12 июня 1990 года первый Съезд народных депутатов РСФСР принял Декларацию о государственном суверенитете России. Основная идея документа состояла в том, что при решении всех вопросов государственной и общественной жизни РСФСР пользуется всей полнотой власти. Было провозглашено главенство Конституции России и ее законов. В Декларации утверждались равные правовые возможности для всех граждан, политических партий и общественных организаций; принцип разделения законодательной, исполнительной и судебной властей; необходимость существенного расширения прав автономных республик, областей, округов, краев РСФСР. Важными вехами в укреплении российской государственности стало принятие нового названия страны - Российская Федерация (Россия), новой Конституции, отражающей новые политические реалии, государственных символов.
С праздником, дорогие друзья!