Билгеле ки, безнең мәктәпнең күптәнге традиция бар. Ул да булса, ел саен укулар тәмамлангач походка бару. Быел да, шул традицияне онытмыйча, без Максабаш башлангыч сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләребез белән табигать кочагына ял итәргә: авылыбыз плотинасына экскурсиягә бардык. Күңелле уеннар уйнадык, матур күренешләр күзәттек, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.