Сабантуй гөрләде.

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Уку елын йомгаклау һәм балаларны яклау көне уңаенннан мәктәбебездә балалар өчен татар халкының милли бәйрәме- сабантуй  оештырылды. Бәйрәмдә уку алдынгыларын котлау, күп төрле кызыклы уеннар, җыр-биюләр булды. Әлеге бәйрәмдә таяк тартыш, чүлмәк вату, кул көрәше, йомырка кабып йөгерү, аркан тарту  кебек ярыш төрләре дә булды. Балалар уеннарда катнашып күңелле ял иттеләр. Балалар өчен бүләкләрне авылдашыбыз Галләмов Сәлим абый бирде.  Аңа бик зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшендә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International