ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Олы Мишә урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучылары Мингазова Д. һәм Миннебаев А. рус теле укытучысы Хузина Г.Ш. җитәкчелегендә Казан шәһәрендә уздырылган Халыкара олимпиадада катнаштылар. Төрле милләт балалары катнашында үткәрелгән бу олимпиадада укучыларыбыз үзләренең рус теленнән белемнәрен сынадылар. Катнашучылар буш вакытларында бер-берсе белән аралаштылар, истәлекле урыннарга сәяхәт иттеләр. Мәктәп администрациясе тарафыннан укучыларга рәхмәт белдерәбез, уңышлар телибез.

12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз. Чын күңелдән барыгызны да дәүләт бәйрәме белән котлыйбыз. Иминлек, уңышлар, бәхет һәм муллык телибез! Бу көнне Тәләчәненең үзәк стадионында зур спорт бәйрәме оештырылган иде. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасы коллективы да бу бәйрәмдә катнашты, хезмәткәрләребез ГТО нормаларын  уңышлы тапшырдылар. 

Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү теләге берләштерә. 3нче балалар бакчасы коллективы райондашларны олуг бәйрәм- Россия көне белән чын күңелдән иминлек, саулык-сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар тели. Иртәгәсе көнгә ышаныч, тынычлык, бердәмлек юлдаш булсын!

Җыелышның темасы:" Балалар бакчасында антитеррор  буенча саклык чаралары". Бакча мөдире Солтангараева Г.Г. эшчеләрне районнан килгән хат һәм аның эчтәлеге белән таныштырды. Бөгелмә балалар бакчасында булган хәл һәр бакчада да булырга мөмкин. Шуның өчен дә эштә һәрвакыт уяу булырга кирәк. Куркыныч  һәм шикле әйбер яки кеше күрсәгез  милиция идарәсенә шалтыратуыгыз сорала, дип йомгаклады сүзен бакча мөдире.

Узнали о таком празднике как - День России, и о том, для чего нужен нам этот праздник. Фарида и Карим в образах татарских девочки и мальчика, составили беседу о нашей республике  и нашем районе.

Олы Мишә урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Сафиуллина А.И. Республика күләмендә уздырылган форумда катнашты. Казан шәһәрендә

үткән бу форумның максаты балаларны сәламәтлеккә зыян сала торган мәгълүматлардан саклау иде.Теләче районыннан делегат булып барган укучыбыз форум эшчәнлеге барышында балаларны яклау алымнарын, балалар хокуклары турында белемен ныгытып кайтты. 350 катнашучы арасында безнең мәктәп укучысы булуына без бик шат.

Балалар тормышында уеннарның әhәмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», - дибез.

Алан балалар бакчасында  балалар ,тәрбияче апалары Алсу Фаридовна  белән   бик теләп сюжетлы - рольле, хәрәкәтле,җырлы-биюле, дидактик, сәхнәләштерелгән уеннарны уйныйлар. Уеннар куп hәм төрле - төрле. Уйнавы рәхәт. Буш вакытларында балалар кубрәк рәсми уеннарга караганда халык уеннарын бик яратып, рәхәтләнеп чишелеп уйныйлар.


13
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Россия көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез.

Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм.

 Безнең көч – бердәмлектә.

Барыгызга да исәнлек-саулык, барлык якты хыялларгызның тормышка ашуын телим. Илебездә һәрчак тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү булсын.


10
июнь, 2016 ел
җомга

   16 майдан республикабызда  “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”  конкурс страт алды.  9 июнь көнне, безнең балалар бакчасына бәя бирү максатыннан, конкурс комиссиясе булып китте.  Комиссиянең максаты: балалар бакчасы эшчәнлегендә УМКның чагылышы; балалар бакчасының белем һәм тәрбия белем бирү программасында  милли компонентның чагылышы; ике дәүләт теленә өйрәтүдә әти-әниләр белән эшчәнлекне оештыру. Тәрбияче  тарафыннан  “Татарча сөйләшәбез” һәм “Туган  телдә сөйләшәбез”  УМК ын йомгаклау буенча  шөгыль күрсәтелде. Шөгыль барышында  балаларның  материалны ни дәрәҗәдә  белүләре тикшерелде.

Традиция буенча, язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын бәйрәм итү, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен котлау өчен кунаклар һәм дуслар бик күп җыелган иде. Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмаганнар. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе чалт аяз булса да, талгын искән җил җәйге челләне йомшартты.  Бу бәйрәм элек-электән төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән. Бүген дә Сабан туе барыбыз өчен дә иң якын, көтеп алынган бәйрәм булып кала.     Сабантуйда халык куңел ачып, төрле уеннарда катнашып үзләренең көчләрен сынадылар. Уеннарда авыл халкы, балалар, килгән кунаклар  бик актив булдылар. Җиңүчеләргә кыймәтле бүләкләр тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International