12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз. Чын күңелдән барыгызны да дәүләт бәйрәме белән котлыйбыз. Иминлек, уңышлар, бәхет һәм муллык телибез! Бу көнне Тәләчәненең үзәк стадионында зур спорт бәйрәме оештырылган иде. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасы коллективы да бу бәйрәмдә катнашты, хезмәткәрләребез ГТО нормаларын уңышлы тапшырдылар.