Олы Мишә урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучылары Мингазова Д. һәм Миннебаев А. рус теле укытучысы Хузина Г.Ш. җитәкчелегендә Казан шәһәрендә уздырылган Халыкара олимпиадада катнаштылар. Төрле милләт балалары катнашында үткәрелгән бу олимпиадада укучыларыбыз үзләренең рус теленнән белемнәрен сынадылар. Катнашучылар буш вакытларында бер-берсе белән аралаштылар, истәлекле урыннарга сәяхәт иттеләр. Мәктәп администрациясе тарафыннан укучыларга рәхмәт белдерәбез, уңышлар телибез.