Олы Мишә урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Сафиуллина А.И. Республика күләмендә уздырылган форумда катнашты. Казан шәһәрендә
үткән бу форумның максаты балаларны сәламәтлеккә зыян сала торган мәгълүматлардан саклау иде.Теләче районыннан делегат булып барган укучыбыз форум эшчәнлеге барышында балаларны яклау алымнарын, балалар хокуклары турында белемен ныгытып кайтты. 350 катнашучы арасында безнең мәктәп укучысы булуына без бик шат.