1 июнь көнне Теләче ял паркында балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күнелле итеп уздырылды. Биредә балалар өчен төрле мавыктыргыч уеннар оештырылды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Юскаев Тимур һәм Галимзянова Кәмилә җыр җырладылар, ә мәктәпкә әзерлек төркем кызлары “Җәй” исемле бию белән чыгыш ясадылар. Чара ахырында, барлык балаларны тундырма белән сыйладылар.
Бу көн халыкның бердәмлеге, Россия Федерациясе Конституциясендә күрсәтелгән азатлык, демократия һәм гаделлек кебек мөһим кыйммәтләр тирәсенә берләшү символына әверелде. Барлык райондашларны Россия көне белән котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек, җитеш тормыш телибез. Бу бәйрәм һәркайсыбызга армый-талмый эшләү, яңа казанышларга ирешү өчен этәргеч булсын, милли горурлык, Ватанга мәхәббәт хисләрен арттырсын. 3нче балалар бакчасында бәйрәмгә карата төрле чаралар үтте кече яшьтәге балаларга рәсем конкурсы тәгъдим ителсә зурларга КВН үткәрелде.
9нчы июнь көнне Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагерендә балалар “Юл кагыйдәләрен син бел!” исемле конкурс- викторинада катнаштылар. Алар ике төркемгә бүленеп, төрле сорауларга җавап бирделәр, ПДД буенча белемнәрен искә төшерделәр. Шулай ук укучылар “Хәвефсез тәгәрмәч” ярышында катнаштылар. Егетләрдән иң җитезе Галимов Адел, ә кызлардан Мубаракшина Чулпан булдылар.
Теләче мәктәбендә 1 смена бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелү сәбәпле анда җәйге лагерь 27 июннән 17 июльгә кадәр эшлиячәк. Мәктәп яны лагерьлары расланган программа нигезендә алып барыла.
Теләче урта мәктәбе базасында урнашкан имтиханнар бирү пунктында, расписание нигезендә, 6 нчы июньнән 9 нчы июньгә кадәр чыгарылыш имтиханнары үткәрелде. Укучылар 6 нчы июньдә математикадан БДИ (профиль дәрәҗә), 7 нче июньдә татар теленнән ТДИ, 8 нче июньдә җәмгыять белеменнән БДИ, 9 нчы июньдә физика, биология, тарих, география фәннәреннән ТДИ бирделәр.
Комиссия эшендә Узәк, Шәтке мәктәпләре директорларыннан килгән юллама буенча әти- әниләр гаризасы каралды. Алга таба боерык чыгару өчен комиссия утырышы беркетмәләре район башкарма комитетына җибәрелде.
Иң яхшы дип табылган чаралар Татарстан Республикасының мәгариф hәм фән Министрлыгына җибәреләчәк.
Китапханәче балаларга милләтләр дуслыгы турында сөйләде, дуслык сүзенеӊ мәгънәсен аӊлатты. Балалар дуслык турында мәкальләр эйтештеләр, шигырьләр сөйләделәр.