9 нчы июнь - Халыкара дуслык көне. «Дуслыкны һәм дусларны китапханә белән бергә бәялик!» дигэн лозунг астында, китап укучыларны дуслары белэн китапханәгә чакырдык. Акциянең нәтиҗәсе - яна китап укучылар!
Бүгенге көндә Россия көне – ул азатлык бәйрәме, гражданлык иреге, закон һәм гаделлек нигезендә кешеләрнең үзара килешүе. Бу бәйрәм – туган илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык һәм милли бердәмлек символы. Шул уңайдан, 9 июнь көнне Теләче балалар китапханәсендә “Россия – Ватаным минем!”, дигән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә Россиянең бүгенгесе генә түгел, ә аның тарихы белән дә бәйле булган төрле материаллар урын алды, чөнки без илебезнең күпгасырлы тарихи үткәнен онытырга тиеш түгел.
2016 елның 9 июне көнне “Сэт иле”-“Теләче” филиалының М.Җәлил ис.бүлекчәсе яшь автомеханигы Авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Баев И.Р. җитәкчелегендә Сарман муниципаль районы базасында уздырылучы яшь механизаторлар арасында WorldSkillsRussia 2017 конкурсының сайлап алу турында катнашалар.
Ул бөтен җирдә киң колачлап, гөрләп уза. Аның Сабан туе дип аталуы да юкка гына түгел, чөнки мең еллап тарихы булган бу бәйрәмне татар халкы элек-электән кырларда сабан чәчүләре тәмамлангач уздыра. Нәкъ менә Сабан туенда, милли традицияләрне, дуслык-туганлык җепләрен гасырлар буенча саклап килә һәм ныгыта торган, туган телебезгә һәм мәдәниятыбызга булган мәхәббәтне буыннардан-буыннарга җиткерә торган “сабан бәйрәмендә” һәр елны беренче кыр батырларына, яңа уңышка нигез салган игенчеләргә, авыл хуҗалыгы алдынгыларына аларның фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерәләр, аларны хөрмәтлиләр.Бөтен халык бәйрәменә әверелгән Сабантуй быел да онытылмаслык матур хисләр калды, мавыктыргыч ярышлардан, уен-көлке, күңел ачулардан алган күңел күтәренкелеге алдагы көнгә якты өмет-ышанычлар тудырды.
2016 елның 7 нче июнь көнендэ Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Мөхәмәтҗанова Зәйнэб Зиятдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Зәйнәб апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Зәйнәб әби сугыш вакытында тылда кочен куйган. Гомер буе кумәк хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптэше белән берсеннән бере унган-булган җиде бала устергәннэр. Менә инде өч дистэдэн артык ул тол хатын булып яши. Бугенге көндә дүрт кызынын берсендә, алты онык, биш оныкчыкка кадерле дәү әни булып, бәхетле картлык кичерә.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Балалар бакчасы һәм гаиләнең балалар тәрбияләү эшчәнлеге үзара тыгыз бәйләнгән. Үзара аңлашып, аралашып яшәгәндә генә көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә була. Балалар, бакча тормышында әти-әниләр белән бергәләп катнашырга аеруча яраталар. Төрле иҗади конкурсларда, күргәзмәләр ясауда бу ачык чагыла. Менә 3нче балалар бакчасында шушы атнада УМКга багышлап оештырылган күргәзмә дә шуны далиләп тора. Ел дәверендә үткәрелгән конкурсларда катнашкан әти-әниләрнең, балаларның, тәрбиячеләрнең кул эшләре композицияләре тагын бердәм тупланып күргәзмә рәвешендә оештырылды. Нәтиҗәдә, күпме рухи байлык аласың! Балалар өчен әти-әни белән бергәләп иҗат итү аеруча мөһим. Бала күргәзмә янына кат-кат килә. Үз гаиләсенең эше белән иптәшләренә мактана. Эчтән генә горурлана, соклана.
Бу җыелышта ел буена эшләгән эшләргә нәтиҗә ясалды һәм алдынгы китапханәчеләр бүләкләнде.
Бу чарада ул супер приз - «Stalker LB50QT-16» маркалы скутер отты.
Зоопарк балаларга бик охшады, алар зур кызыксыну белән күзәттеләр.