УМК буенча иҗади күргәзмә

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Балалар бакчасы һәм гаиләнең балалар тәрбияләү эшчәнлеге үзара тыгыз бәйләнгән. Үзара аңлашып, аралашып яшәгәндә генә көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә була. Балалар,  бакча тормышында  әти-әниләр белән бергәләп катнашырга аеруча яраталар. Төрле иҗади конкурсларда, күргәзмәләр ясауда бу ачык чагыла. Менә 3нче балалар бакчасында шушы атнада УМКга багышлап оештырылган күргәзмә дә шуны далиләп тора. Ел дәверендә үткәрелгән конкурсларда  катнашкан әти-әниләрнең, балаларның, тәрбиячеләрнең кул эшләре композицияләре тагын бердәм тупланып күргәзмә рәвешендә оештырылды. Нәтиҗәдә, күпме рухи байлык аласың! Балалар өчен әти-әни белән бергәләп иҗат итү аеруча мөһим. Бала күргәзмә янына кат-кат килә. Үз гаиләсенең эше белән иптәшләренә мактана. Эчтән генә горурлана, соклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International