ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә “Моя Родина Россия” дигән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә илебез тарихына багышланган китаплар урын алды.

2016 елның 8 июнь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, үзләрендә исәптә торган балалар белән соңгы дәресләрен үткәрделәр. Әлеге дәресләргә балалар дүрт ай ярым йөрделәр.

Күргәзмәдә дини китаплар, ислам һәм аның традицияләре турында мәгълүматлар урын алды.

Тормышыбызга яңа технологияләр үтеп керү белән компьтерлар китаханә эшенә дә уңайлылыклар өстәде. Шармыш авыл китапханәсендә китап укучылар компьютерлардан киң кулланалар. 

Китапханәче җурналлардан, папка- файл һәм буклетлардан күргәзмә ясады. Балалар башта папка - альбомнар карадылар, соңыннан замана афәте-наркомания турында әңгәмә уздырылды.

Һава торышы кояшлы, җылы булганлыктан бәйрәм кунаклары да күп  иде. Бәйрәмне иң элек Сабантуй  бәйрәмен оештыру комиссиясе рәисе Тимершәех Усманов  котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Аннан мәйданның төп флагын  чәчү батыры белән  кыр батыры күтәрде. Әлеге бәйрәмдә Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә актив катнашты. Сабантуй кичкә кадәр җыр, бию һәм уеннар белән үрелеп барды, ә Сабантуйның абсолют батыры булып – Максабаш авылы  егете Рузәл Гаязетдинов  танылды. 

2016 ел Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы дип игълан ителде, шул сәбәпле Үзәк китапханәсендә "2016 ел - Татарстан­ Республикасында су саклау зоналары елы" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Шулай ук "Күлләребезгә һәм елгаларыбызга чиста ярлар" дигән темага туры килгән китаплар исемлеге төзелде.

4 июнь көнне Олы Нырсы авылында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре китапханәче Сафина Ф, мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р,җирле үз идарә хезмәткәрләре, мәктәп коллективы хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмдә күп төрле ярышлар – капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, балалар чабышы, аркан тарту уеннары бик күңелле үтте. Сабантуйда милли көрәш – бәйрәм күрке. Баш батыр булып үз авылыбыздан көрәшче Ленар Гатауллин калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International