Уважаемые жители района!
В Филиале ФБУЗ «Центр гигиены и эпидемиологии в РТ» в Сабинском, Кукморском, Мамадышском районах по адресу: п.г.т. Б.Сабы, ул.Тукая д.6 работает консультационный пункт по вопросам защиты прав потребителей.
Консультационный пункт бесплатно оказывает населению следующие услуги:
- устные и письменные консультации по защите прав потребителей;
- составление претензий в адрес продавца (изготовителя, исполнителя);
- составление исковых заявлений в защиту прав потребителя и юридическое сопровождение в суде;
Юридическая помощь потребителям осуществляется устно по телефону (84362) 2-44-90, на личном приеме в кабинете № 6 и письменно через электронную почту cgsnsabi@yandex.ru.
5 нче июнь көнне Теләче авылы үзәк мәйданында район Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Яше –карты , бала-чагасы барысы да бәйрәмгә бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Укучы балаларның, яшьләрнең күмәк чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Милли бәйрәм Сабантуй һәркемгә шатлык, куңел күтәренкелеге бүләк итте. Бәйрәм белән, дуслар!
Бу көн, традиция буенча, рус әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында заманча рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Әлбәттә, Пушкин көнен уздыру буенча әзерлек эшләре китап күргәзмәләре төзүдән башлана. Теләче балалар китапханәсе үзенең китап укучылары өчен, бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырган, “Идут века, но Пушкин остается!” китап күргәзмәсе төзеп куйды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмаларга күзәтүләр үткәрелде.
4 июнь көнне Олы Нырсы авылында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре китапханәче Сафина Ф., мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р., җирле үзидарә хезмәткәрләре, мәктәп коллективы хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмдә күп төрле ярышлар – капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, балалар чабышы, аркан тарту уеннары бик күңелле үтте. Сабантуйда милли көрәш – бәйрәм күрке. Баш батыр булып үз авылыбыздан көрәшче Ленар Гатауллин калды.
Күргәзмә буенча күзәтү һәм әңгәмә уздырылды.
Бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар күтәренке кәеф белән җыйналдылар. Мәйдан түренә алдынгы игенчеләребез чакырылды һәм бүләкләнде. Авыл халкы төрле уеннарда, җыр-биюләрдә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең көтеп алган иң күңелле мизгеле ул-көрәшнең нәтиҗәсе. 2016 нче елның Олы Нырсы авылы Сабантуенда көрәш батыры авылдаш егетебез Гатауллин Ленар калды. Авыл халкы Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать.
Бәйрәм җырлы биюләр, төрледән-төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Китапханәче Гильмутдинова Р. бу бәйрәмдә куп төрле уеннар үткэрде. Казаннан килгән җырчыларыбыз Сабантуй бәйрәмен тагын да ямьләндерде.