5 нче июнь көнне Теләче авылы үзәк мәйданында район Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Яше –карты , бала-чагасы барысы да бәйрәмгә бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Укучы балаларның, яшьләрнең күмәк чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Милли бәйрәм Сабантуй һәркемгә шатлык, куңел күтәренкелеге бүләк итте. Бәйрәм белән, дуслар!