Татар халкының милли горурлыгы булган «Сабантуй» бәйрәме безнең бакчада да бик күңелле узды.Ел әйләнәсендэ татар халкының мәдәнияты турында ишеткэн, татар халык биюләре,жырларын ойрэнү өстенә ,бу бәйрәм балаларда уңай тәэсирләр калдырды. Барлык балалар да чын күңелдән биеделәр,уеннарда катнаштылар,тапкырлыкта,жинеллектэ көч сынаштылар.Бәйрәм бик күнелле узды.
А.С.Пушкинның иҗатын иң яхшы белүчеләр дип Пашагин Роман һәм Чернов Вячеслав билгеләнде. Китапханәдә шулай ук шагыйрьнең иҗатына багышланган күргәзмә дә эшләнде һәм рәсем конкурсы оештырылды.
Изге рамазан ае күңелләребез сафлануга, тәнебез сәламәтләнүгә, тормышыбызда бәрәкәт артуга сәбәп булсын, шәфкатьлелекне, изгелекне, яхшылыкны арттырсын.
Баландыш авылы җирлегендә татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй» дүртенче июнь көнне булып узды. Бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар күтәренке кәеф белән җыйналдылар. Мәйдан түренә алдынгы игенчеләребез чакырылды һәм бүләкләнде. Авыл халкы төрле уеннарда, җыр-биюләрдә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең көтеп алган иң күңелле мизгеле ул-көрәшнең нәтиҗәсе. 2016 нче елның Баландыш авылы Сабантуенда көрәш батыры авылдаш егетебез Бәдриев Сәйдәш калды. Авыл халкы Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать.
Бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар күтәренке кәеф белән җыйналдылар. Казаннан килгән җырчылар бәйрәмне җыр, нәфис сүз һәм уеннар белән үреп алып барды. Мәйдан түренә алдынгы игенчеләребез чакырылды һәм бүләкләнде. Авыл халкы төрле уеннарда, җыр-биюләрдә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең көтеп алган иң күңелле мизгеле ул-көрәшнең нәтиҗәсе. 2016 нче елның Кече Кибәхуҗа авылы Сабантуенда көрәш батыры Шайхутдинов Азат калды. Авыл халкы Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать.
Ураза- Рамазан аен һәрбер мөселман булган кеше көтеп ала. Күбебез бу айда уразалар тотып, изге гамәләр кылып калырга тырыша. Ураза кешедә зур ихтыяр көче тәрбияли, нәфесне тыярга, әдәп-әхлакка өйрәтә. Шуңа күрә дә без бу айны көтеп алабыз.
Мөселман кардәшләребез 6 июньдә Рамазан Шәриф аена аяк басты. Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә “Балкы иман нуры белән” дигән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Әлеге күргәзмәдә динебезгә багышланган китаплар урын алды.
20 майдан 3 июньгә кадәр әлеге бәйрәм буенча әзерлек эшләре алып барылды. Күмәк бию һәм чыгышларны әзерләүдә һәм Сабантуйны үткәрүдә барлык авыл китапханәчеләре, Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре актив катнаштылар.
Район башлыгы Илдус Зарипов Теләче халкын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Ул авыл һәм районның алдынгы хуҗалыкларын, эшчеләрен истәлекле бүләкләр белән бүләкләде, аларга эшләрендә уңышлар теләде. Бәйрәм төрле спорт ярышлары, дәртле җырлар һәм биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Көн яңгырлы булуга карамастан, бәйрәм зур оешканлык белән, күңелле үтте.
Районыбызның 2016 елның “Сабантуй” бәйрәмендә үткәрелә торган лоторея уенының иң зур призына лаек булучы Мубаракшин Ильяс Миннекаюмович булды. Бу чарада ул супер приз - «Stalker LB50QT-16» маркалы скутер отты.