Баландыш авылы җирлегендә татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй» дүртенче июнь көнне булып узды. Бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар күтәренке кәеф белән җыйналдылар. Мәйдан түренә алдынгы игенчеләребез чакырылды һәм бүләкләнде. Авыл халкы төрле уеннарда, җыр-биюләрдә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең көтеп алган иң күңелле мизгеле ул-көрәшнең нәтиҗәсе. 2016 нче елның Баландыш авылы Сабантуенда көрәш батыры авылдаш егетебез Бәдриев Сәйдәш калды. Авыл халкы Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать.