Бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар күтәренке кәеф белән җыйналдылар. Казаннан килгән җырчылар бәйрәмне җыр, нәфис сүз һәм уеннар белән үреп алып барды. Мәйдан түренә алдынгы игенчеләребез чакырылды һәм бүләкләнде. Авыл халкы төрле уеннарда, җыр-биюләрдә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең көтеп алган иң күңелле мизгеле ул-көрәшнең нәтиҗәсе. 2016 нче елның Кече Кибәхуҗа авылы Сабантуенда көрәш батыры Шайхутдинов Азат калды. Авыл халкы Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать.