Мөселман кардәшләребез 6 июньдә Рамазан Шәриф аена аяк басты. Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә “Балкы иман нуры белән” дигән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Әлеге күргәзмәдә динебезгә багышланган китаплар урын алды.