Олы Нырсы авылы җирлегендә татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй» дүртенче июнь көнне булып узды.

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар күтәренке кәеф белән  җыйналдылар. Мәйдан түренә алдынгы игенчеләребез чакырылды һәм бүләкләнде. Авыл халкы төрле уеннарда, җыр-биюләрдә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең көтеп алган иң күңелле мизгеле ул-көрәшнең нәтиҗәсе. 2016 нче елның Олы Нырсы авылы Сабантуенда көрәш батыры авылдаш егетебез Гатауллин Ленар калды. Авыл халкы Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International